2023 елга эшсезлек буенча пособие күләме билгеләнде
Россия Хөкүмәте 2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен билгеләде, минималь пособие – 1,5 мең сум, максималь күләме-12 792 сум тәкшил итәчәк. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
«"Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында" маддәсендә күрсәтелгән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сум итеп билгеләргә», - диелә документта. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/2023-elga-eshsezlek-buencha-posobie-klme-bilgelnde
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев