Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Быел картлык буенча кем пенсиягә чыгачак?

2024 елда картлык буенча иминият пенсиясе 58 яшь тулган хатын-кызларга, 63 яшь тулган ир-атларга билгеләнә.

Аларның 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булырга тиеш.

Социаль фондта искәрткәнчә, Татарстанда бүгенге көндә картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза белән генә билгелиләр. Ягъни өстәмә гамәлләр, раслый торган документлар җыясы юк.

Иминият пенсиясе билгеләү өчен гражданинның хисап счетында хезмәт эшчәнлегенең бөтен чорлары, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, стаж һәм шәхси пенсия коэффициентлары (пенсия күләме нәкъ менә шуларга бәйле) турында белешмә булырга тиеш.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/2024-elda-kartlyk-buenca-kem-pensiiaga-cygacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев