Яр Чаллыда «Лада Веста» йөртүчесе алты яшьлек кызны бәреп киткән. Җәрәхәт алган бала шунда ук хастаханәгә озатылган.
Бала төрле җәрәхәтләр алган. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары аны Балалар клиник-диагностика үзәгенә (КДМЦ) алып киткән.
Хәзер әлеге һәлакәт буенча административ тикшерү бара. Белгечләр юл-транспорт фаҗигасендә кемнең гаепле булуын ачыкларга тиеш, дип яза "Татар-информ".
Нет комментариев