Татарстанда якындагы тәүлектә көчле яңгыр, яшен һәм секундына 17 метр тизлектәге каты җил көтелә.
Автоинспекторлар машина йөртүчеләргә хәрәкәт тизлеген киметергә һәм алда баручы транспортка кадәр араны арттырырга, юеш юлда идарәне югалтмас өчен кискен маневрлар ясамаска, кисәк туктамаска кирәк, дип искәртә.
Томанга каршы фаралар куллану һәм юл хәрәкәтенең барлык сигналларын үтәү мөһим. Автомобильләрне куркынычсыз урыннарда калдырырга кирәк. Агачлар һәм начар ныгытылган конструкцияләр янында калдырмаска киңәш ителә.
Автомобиль йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып тору яхшырак, дип кисәтә автоинспекторлар.
Чыганак: https://tatar-inform
Нет комментариев