Автомобиль юл читенә төшеп киткән - йөртүчесе үлгән
В республике

Автомобиль юл читенә төшеп киткән - йөртүчесе үлгән

Кичә Татарстанның Сарман районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 52 яшьлек йөртүчесе юл читенә төшеп киткән һәм машинасы әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук һәлак булган. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә «Татаринформ».

Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.


Нет комментариев