Бастрыкин Чаллыда автобус белән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча доклад сораган
В республике

Бастрыкин Чаллыда автобус белән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча доклад сораган

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Яр Чаллыда пассажир автобусы белән юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне контрольгә алган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, авария 12 октябрьдә 16:40 сәгатьтә Сидоровкада, Магистраль урамында булган. 56 яшьлек «Москвич» йөртүчесе тигез булмаган юллар чатында икенчел юлдан барган һәм «Фиат Дукато» микроавтобусына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә җиңел машина автобуска бәрелә —  агачка бәрелеп туктый.

Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килде.  «Челнинские известия» мәгълүматлары буенча, автобус вахталы булган һәм хезмәткәрләрне сменадан алып барган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эшен ике маддә буенча тикшерә: куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Тикшерү комитеты рәисе республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Липскийга тикшерү барышы һәм билгеләнгән хәлләр турында доклад тәкъдим итәргә кушты.


Нет комментариев