Казандагы «Урман шәһәрчеге» торак комплексында урнашкан «Азык-төлек районы» кибете 90 тәүлеккә ябылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе хәбәр итә.
Тикшерүнең сәбәбе сатып алучының шикаяте булган. Ведомство тупас хокук бозуларны ачыклый: антисанитария, вакыты чыккан продукцияне һәм документларсыз чималны куллану. Моннан тыш, бинада савыт-саба юу һәм товарларны урнаштыру режимы бозылган.
Кибет биналары мөһерләнгән, эшмәкәргә беркетмәләр төзелгән.
Нет комментариев