Татарстанда «Игелекле эшләр десанты» патриотик акциясе тәмамланды. Атна дәвамында студотрядлар Балык Бистәсе, Мамадыш, Арча, Апас һәм Әлмәт районнарында яшәүчеләргә ярдәм итте-1,4 меңнән артык кеше ярдәм алды.
Студотрядларның республика үзәге башлыгы Василий Ислаев десантны елның иң мөһим чараларының берсе һәм патриотик тәрбиянең мөһим өлеше дип атады.
Әлеге акция ел әйләнәсе бара. 2026 елда Татарстанның студотрядлары 16 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәткән. Координацияне ТР Яшьләр министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алып бара.
Нет комментариев