Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Бер атна эчендә тугыз кеше алкоголь белән агуланган

Татарстанда химик этиологияле кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.

Зыян күрүчеләрнең 57 проценты — ир-атлар, 43 проценты — хатын-кызлар. Очракларның 14 проценты балаларга туры килә — алар олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә төрле матдәләрне ялгыш кулланып агуланган. Тагын 7 процент очрак үсмерләр арасында теркәлгән.

Очраклы агуланулар структурасында иң еш очрый торган сәбәп — исерү максатыннан төрле матдәләр куллану (39,2 процент). Ялгыш матдә кабул итү очраклары — 25 процент, агулы хайваннар, шул исәптән еланнар белән контакт нәтиҗәсендә агуланулар — 17,8 процент тәшкил иткән. Калган 10,7 процентын башка төр очраклы агуланулар тәшкил итә.

Чыганак:новоститатарстана

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев