Бүген яңгырлар һәм 23 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә
В республике

Бүген яңгырлар һәм 23 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

ТР Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, көндез кайбер районнарда яңгырлар көтелә, урыны белән көчле явым-төшем һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньякка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, шул ук вакытта урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +18..+23 градус җылы булачак.

Чыганак: https://tatar-inform


Нет комментариев