Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта
В республике

Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылыта

Татарстанлыларны 12 майда салкын төн һәм җылы май көне көтә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә температура +1..+6 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән туфракта -1 градуска кадәр кырау булуы ихтимал. Көндез һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак.

Төнлә явым-төшемсез булачак, көндез көнбатыш районнарда бераз яңгыр явуы көтелә.

Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform


Нет комментариев