Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен бушлай марафон

2-3 февральдә Телеграм мессенджерында вебинарлар оештырыла.

2 февральдә ата-аналар өчен «Тиздән беренче сыйныфка» дигән темага бушлай онлайн-марафон старт ала. Ул Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча РАО балачак, гаилә һәм тәрбия институты тарафыннан оештырылды.

Анна Бояринцева, Россия мәгариф академиясенең тәрбия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, психолог. Ул онлайн-марафон вакытында ата-аналарның баланы беренче сыйныфка ничек җибәрүе хакында, баланың мәктәпкә бару белән бәйле хис-кичерешләрен аңлатачак һәм барлык борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Марафон 2 һәм 3 февральдә «Телеграм» мессенджеры мәйданчыгында тере вебинарлар форматында узачак. Моннан тыш, барлык катнашучыларны бонуслар көтә.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү кирәк. Шуннан соң, катнашучыларга ата-аналар өчен «Без үз балабызны мәктәпкә бирергә әзерме?» дигән темага тест киләчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://pixabay.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев