Буран сәбәпле, Татарстанда такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 юлы ябыла.
В республике

Буран сәбәпле, Татарстанда такси, йөк машинасы һәм автобуслар өчен М5 юлы ябыла.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген чикләүләр 14.15 сәгатьтә гамәлгә куела һәм якынча 18.00 сәгатьтә хәрәкәт өчен юл ачыла.

Һава шартлары белән бәйле рәвештә вакыт үзгәртелергә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев