Чаллыда кеше саны  арткан
В республике

Чаллыда кеше саны арткан

Яр Чаллыда халык саны соңгы биш елда 16 мең кешегә арткан һәм 548 мең кешегә җиткән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шәһәр Татарстан һәм Россиянең иң эре һәм әһәмиятле шәһәрләренең берсе статусын саклап кала һәм тормыш сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керә.

Яр Чаллыга Татарстанның тулай төбәк продуктының 9,4% ы һәм республиканың сәнәгать җитештерүе күләменең 12,3% ы туры килә.


Нет комментариев