Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Елның беренче йолдызлар атылуын күрергә ай комачауларга мөмкин

3 гыйнвардан 4 гыйнварга каршы төндә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре халкы елның беренче метеор агымын – Квадрантидларны күзәтә алачак, ләкин аларга якын тулы ай комачауларга мөмкин. Бу хакта Мәскәү планетарие хәбәр итә.

Квадрантидлар 28 декабрьдә үк башланды һәм 12 гыйнварга кадәр күзәтеләчәк, ләкин нәкъ менә 3-4 гыйнварга йолдызлар агымы активлыгының иң югары ноктасы туры килә. 

 – Бер сәгать эчендә 120 метеор атылуы  көтелә, - ди  тикшеренүчеләр.  

Йолдызлар атылу активлыгының иң югары ноктасы 4 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 2.00 сәгатькә туры килер дип көтелә, шуңа күрә болытсыз һава торышы вакытында метеорларны күзәтү өчен иң яхшы шартлар 3 гыйнвардан 4 гыйнварга төн уртасыннан соң булачак.

Күк тамашасын күрү өчен, астрономияне яратучыларга күкнең төньяк-көнчыгыш горизонты ягына карарга кирәк булачак.  Квадрантид тулы айга якын булу сәбәпле,  атылучы йолдызларны төн буена күзәтү өчен шактый комачаулыклар тудырачак. 

Галимнәр Метеор ташкынының килеп чыгышы 2003 елда ачылган зур булмаган (3 километр чамасы) астероид (196256) 2003 EH1 белән бәйле дип саный. 

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев