Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Һиндстанның өч меңнән артык гражданы Татарстанда эшкә урнашачак

2026 елда Татарстан Һиндстанның 3,3 меңнән артык гражданын эшкә урнаштырырга ниятли. Бу квота 650 кеше тәшкил иткән узган ел белән чагыштырганда биш тапкырга күбрәк. Бу хакта ТР Хезмәт министры урынбасары Клара Таҗетдинова Һинд рекрутерлары белән очрашуда хәбәр итте.

Республика предприятиеләренә монтажчылар, станочниклар, арматурщиклар, бетончылар, слесарьлар, пешекчеләр һәм тегүчеләр кирәк. Узган ел Татарстанда 707 һиндстанлы эшләгән. 2026 ел башыннан Һиндстаннан хезмәт мигрантлары үткән ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк килгән. 

Тазетдинова Һиндстаннан кадрлар җәлеп итүнең уңай якларын билгеләп үтте: зур хезмәт потенциалы, квалификациясе, инглиз телен белү һәм мәдәни адаптивлык. 

Кыенлыклар – документларны рәсмиләштерү. 2026 елда Татарстанның чит ил хезмәткәрләренә гомуми квотасы - 15,6 мең кеше. Хәзер республикада 50 меңгә якын мигрант эшли - барлык эшче көчнең 2,4% ы. 46 мең вакансия ачылган, ә 2032 елга кадәр хезмәткәрләр санын тагын 48 меңгә арттырырга кирәк булачак.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев