«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы башлана
Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырыла.
атарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.
Бәйге туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны арттыру максатында оештырыла. Зона этабында муниципаль этапта җиңүчеләр — туган тел һәм әдәбият укытучылары катнаша ала.
Катнашучылар өчен 2 конкурс сынавы каралган:
туган (татар) теле яисә туган (татар) әдәбияты буенча дәрес;
«Мастер-класс» (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш).
Чыганак: https://tatar-inform.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев