Яман шешкә каршы көрәшкә 288 млн сум бүлеп бирәчәкләр
Татарстанда онкологиягә каршы көрәшкә 2026 елда «ТРда онкология авырулары белән көрәш» төбәк программасы кысаларында 288,2 млн сум бүлеп биреләчәк. Тиешле документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Әлеге сумманың 210,4 млн сумы федераль, ә 77,8 млн сумы республика акчалары булачак. 2027 елда финанслау күләме 100 млн.
2025 елның 31 декабренә Татарстанда ЗНО диагнозы куелган 128,1 мең кеше исәпләнә — бу күрсәткеч 127,3 мең кеше тәшкил иткән 2024 ел белән чагыштырганда күбрәк.
Шулай ук 2025 елда беренче тапкыр ачыкланган очраклар саны арткан: аларны 20,3 мең теркәгән (2024 ел белән чагыштырганда 4,5% ка күбрәк, ул вакытта 19,5 мең очрак теркәлгән).
Программаның максаты – 2030 елга диагноз куелганнан соң 5 елдан артык яшәүче яман шешле пациентлар санын 7% ка арттыру. Моннан тыш, министрлар кабинеты 1 стадиядә ачыкланган яман шешләр өлешен визуаль локализацияләрнең гомуми саныннан 58,7% ка кадәр арттырырга исәп тота.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев