Яңа ел алдыннан 10ар мең сум бирмәкчеләр
В республике

Яңа ел алдыннан 10ар мең сум бирмәкчеләр

Дәүләт Думасында аз керемле гаиләләргә Яңа ел алды түләүләре булдырырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Татьяна Голиковага "Яңа ел гаилә бюджеты" дигән инициатива булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның сүзләренә караганда, ул кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне күз алдында тота. Инициатива авторы билгеләп үткәнчә, Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары чорына әверелә.

Чыганак: https://shahrikazan


Нет комментариев