Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Иң яхшы методистларга 172 мең сумга кадәр түли башлаячаклар

«Безнең иң яхшы методист» конкурсының акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика Министрлар Кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләүләрне методистлар, өлкән методистлар һәм муниципаль мәгариф органнарының мәгълүмат-методика бүлек җитәкчеләре алачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге түләүләрне бирү эшен оештыру, шулай ук карарны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту йөкләнгән.

Бүләкләү конкурс нигезендә белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-технологик тәэмин итү белән шөгыльләнүче белгечләргә биреләчәк. Катнашуга кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган, «методист» төп вазыйфасы буенча эшкә урнашкан һәм Татарстанда яшәүче хезмәткәрләр кертелә. Катнашуның төп шартларыннан берсе булып индивидуаль проектның – мәгариф өлкәсендә яңа алымнар кертүгә юнәлдерелгән үз методик эшләнмәсенең булуы тора.

Программаның максаты-белгечләргә методик эштәге нәтиҗәләр өчен ярдәм итү һәм белем бирү системасын үстерүне стимуллаштыру.

Финанслау республика бюджеты кысаларында каралган. Ел саен бүләкләүне 305 кешедән артык алмаячак. Түләү күләме, физик затлар кеременә салымны исәпкә алып, 172 414 сум тәшкил итәчәк.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев