Җиңү бәйрәмен уздыру күпмегә төшә
Казанда Җиңү көненә багышланган чараларны уздыруга 64,8 млн сум акча тотылачак. Акча Татарстан бюджетыннан биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.
Документ нигезендә, эш башкаручы сәхнә урнаштырырга, яктырткычлы тавыш җиһазларын, артистларның чыгышларын трансляцияләү өчен 12 х 7,5 метр зурлыктагы экранны, шулай ук декорацияләрне урнаштырырга тиеш.
Моннан тыш, мәйданчыкта 2 метрдан артык биеклектәге һәм 9 «квадрат» мәйданлы чатыр урнаштырылачак, шулай ук территориянең кайбер участокларын челтәрле койма белән әйләндереп алачаклар.
Моннан тыш, мәйданчыкта эффектлы боз атуларын булдырачак алты салкын төтен генераторы, шулай ук конфетти ату машинасы куелачак.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев