Иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал
В республике

Иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал

Республикада урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы көтелә.

30 августта Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һәм кич, республика территориясендә урыны белән, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр булачак.

 

Фото: https://pixabay.com | tweemr

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев