Кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак
Кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак. Кайчан һәм ул кемнәргә кагылачак?
РФ Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен хезмәт хакы күләмен 1 октябрьдән 7,6% ка индексацияләячәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләре,
- федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре,
– хәрби частьләрнең гражданнар персоналы,
- кайбер башка категорияләрнең эш хакы артачак:
Индексация күләме 7,6% тәшкил итәчәк. Эш хакы 2025 елның 1 октябреннән артачак. Әлеге максатларга 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына федераль бюджетта 30,8 млрд сум бүлеп бирү каралган.
Чыганак: https://shahrikazan.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев