Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казан үзәгендәге борынгы костелны ремонтлауны экспортлар хупламаган

Казанның Горький урамындагы Рим-католик костелын капиталь ремонтлау проекты Дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы тарафыннан хупланмады. Белгечләр тәкъдим ителгән документацияне мәдәни мирас объектларын саклау таләпләренә туры килми дип таныды.

Сүз 1858 елда төзелгән бина турында бара, ул хәзер КНИТУ-КАИның 4 нче уку корпусы буларак кулланыла. Документларны университет заказы буенча «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ эшләгән.

Экспертлар Материалларны өйрәнде һәм аларны тормышка ашырырга киңәш итмәде. Бу ремонт башланыр алдыннан проектны белгечләр кисәтүләрен исәпкә алып эшләп бетерергә туры киләчәк дигәнне аңлата.

Архитекторлар А. Н.Песке һәм П. Т. Жуковский проекты буенча төзелгән Рим-католик костелы Казанның күренекле тарихи биналарының берсе санала. Объект төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле статусына ия.

Чыганак:веститатарстана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев