Ике парта, бер язмыш...
Район яңалыклары

Ике парта, бер язмыш...

Укытучы — тормышыбызда иң мөһим кешеләрнең берсе. Ул безгә белем бирә, дөрес юл күрсәтә, күңел җылысын өләшә. Һәрбер укытучы — ул үзе бер дөнья, үзе бер хикмәт. Мин моны күпләрдән яхшырак беләм, чөнки әти-әнием мин белем һәм тәрбия ала торган районыбызның Олы Нырсы урта мәктәбендә укытучы булып эшлиләр. Дәресләр тәмамланып, мәктәп коридорлары бушап калгач алар минем өчен бары тик әти белән әни булып калалар.

Әтием, Фадеев Рем Сергей улы, рус теле һәм әдәбиятын укыта – балаларга Пушкин һәм Достоевский дөньясын ача. Әнием, Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы –  гаҗәеп кеше. Ул укучыларны берьюлы ике телгә – татар һәм инглиз телләренә өйрәтә. Безнең өйдә китаплар, сүзлекләр һәм дәфтәрләр гади әйберләр генә түгел, ә аларның әңгәмәдәшләре һәм төп хәзинәләре. Әмма аларның иң кызыклы китабы – үзләренең мәхәббәт тарихы, һәм ул безнең мәктәбебезнең шушы парталары артында, моннан күп еллар элек башланган.

2000 нче еллар ахыры мәктәбен күз алдына китерегез. Әти – унҗиде яшьлек  чыгарылыш сыйныф укучысы. Әни ул чакта 8 нче сыйныфта укый, аңа ундүрт яшь. Нәкъ менә шул чорда аларның күз карашлары очраша. Алар арасында чын мәхәббәт хисләре барлыкка килә.

Ләкин тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Әтием өчен мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлый, һәм ул Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. Ерак ара яшь йөрәкләргә карата рәхимсез булып чыга. Аларның арасы киләсе җиде елга өзелеп тора.

Җиде ел – күп вакыт. Шул вакыт эчендә әнием мәктәпне тәмамлап, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала. Әти инде Олы Нырсы урта мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлаган була. “Әгәр кешеләр бергә булырга тиеш икән, язмыш аларны һичшиксез берләштерү юлын табачак”,  - диләр.

Алар белән дә шулай була. Әни, бишенче курс студенты, Яңа елны каршыларга авылга кайта. Аларның чираттагы очрашулары авыл мәдәният йортында оештырылган Яңа ел кичәсендә була. ... Һәм барысы да кире кайта. Әйтерсең лә бу җиде еллык аерылышу да булмаган. Югары сыйныф укучысы белән сигезенче сыйныф укучысы арасында кабынып киткән очкын яңадан үз көченә әйләнеп кайта. Матур гына очрашып йөргәннән соң алар гаилә корып җибәрәләр. Безнең гаиләдә өч бала: апам Азалия, энем Аяз һәм мин Рузанна.

Бу тарихта иң гаҗәбе шул: бүген иртән алар мәктәп капкасы янында кабат очраштылар. Бу урында алар коллегалар. Кайчандыр үзләре шушы коридорлар буйлап йөргән бер мәктәптә эшлиләр. Алар үз укучыларын телне, Ватанны, мәдәниятне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтәләр.  Ә мине исә иң мөһиме – могҗизага ышанырга өйрәттеләр. Чын булган беренче мәхәббәт беркайчан да үз көчен югалтмый икән... Вакытлыча аерылышу — ул әле соңгы чик түгел, кайвакыт бу иң мөһим диалог алдыннан озын пауза гына.

Гүзәл һәм Рем Фадеевлар

- Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән ихлас котлыйм! Безгә биргән белем-тәрбиягез өчен, сабырлыгыгыз, зирәклегегез, үрнәгегез өчен зур рәхмәт!

Рузанна Фадеева, Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

 


Нет комментариев