Казанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Бүген дә Теләче районыннан килгән хуҗалыклар, фермерлар һәм авыл җирлекләре үзләре җитештергән продукция белән сату итте.
Башкала халкы һәм кунаклары ит һәм кош ите, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчә, он, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала ала.
Ярминкәнең барышы белән район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаровта танышты.
Нет комментариев