Гөләндәм Ахунова: “Мин үкенергә яратмыйм, киләчәк белән яшим!”
Район яңалыклары

Гөләндәм Ахунова: “Мин үкенергә яратмыйм, киләчәк белән яшим!”

Безнең гаиләнең балаларга белем бирүгә багышланган еллар стажы 269(!) ел! Уйлап карасаң бик күп бит. Әтием минем кебек тарих фәне, әнием башлангыч сыйныф укытучылары иде. Бертуганнарымнан мин һәм абый, аларның балалары укытучылар, - дип башлады үз гомерен мөгалимлеккә багышлаган Гөләндәм Ахун кызы Абдуллина.

Әле бүген дә хезмәттә ул. Иртүк мәктәп ишекләрен ачып кереп, барыбыз белән дә елмаеп исәнләшә, хәләхвәлләребезне сораша. Һәрвакыт шат күңелле, дөньяга гел ярату хисләре белән генә карый ул. Сокланмый мөмкин түгел! Кайчак без яшь буын “ардык” дигәндә дә, ул безгә көч өсти сыман!

Тормыш иптәше Альберт белән үткән еллары, өч балага гомер биреп аларны кеше итеп “Әни” исемен, күкрәгендәге күп санлы медальләре белән бергә  тагып йөртүче гаҗәеп кеше ул! Минем балаларым, минем горурлыкларым! Алар мине бар яклап саклап яшиләр. Олы улым Алмазым табиб –шәхси врачым, уртанчысы Ниязым экномист – шәхси хисапчым, кызым Ләйсәнем – шәхси юристым, дип елмая 57 ел гомерен белем бирүгә багышлаган Россия Федерациясенең “Хезмәткә тугрылык” күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

– Мин үкенергә яратмыйм, киләчәк белән яшим. Яхшы булсын дип яшим. Балалар безнең киләчәк. Ә киләчәк матур булсын өчен, белемне, тәрбияне бирүгә көчне җәлләмәскә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр укыткан укучыларымнан рәхмәт сүзләре генә ишетеп яшим. Бәхет шушы түгелме, - дип төгәлләде сүзен Кукмара районы Шапшеңәр авылында туып үскән, бүгенге көндә Теләчедә яшәп, Теләче урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы Гөләндәм Ахун кызы.

Теләче урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы Гөләндәм Ахун кызы

Лилия Кыямова, Теләче урта мәктәбенең директор урынбасары.


Нет комментариев