Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда 100 дән артык пар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә өйләнешәчәк

Казанда 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 100 дән артык пар өйләнешергә планлаштыра. Бу көн гадәттәгечә никахны теркәү өчен иң популяр көннәрнең берсе булып кала. Бу хакта Мэриядәге аппарат киңәшмәсендә ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.

Тантаналы чаралар классик ЗАГСларда һәм «Казан» Гаилә үзәгендә генә түгел, шәһәр музейларындагы күчмә мәйданчыкларда да узачак.

Яшь парлар Казанның күренекле мәдәни урыннарында — Е.А. Боратынский музеенда, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музей-утарында, шулай ук Габдулла Тукай әдәби музеенда никахларын терки алачак.

Чыганак:веститатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев