Казанда 41 МХОда катнашучыны эшкә урнаштырганнар
Казанда 2026 ел башыннан мәшгульлек үзәкләренә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 70 кеше мөрәҗәгать иткән. 41 кеше эш тапкан инде. Бу хакта Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, МХО катнашучыларына ярдәм итү һәм аларны эшкә урнаштыру өстенлекле булып кала. «Кадрлар» милли проекты кысаларында инде 7 ветеран белем ала: өчесе БПЛА операторы һөнәрен үзләштерә, берсе ясалма интеллект өйрәнә, тагын өчесе – эретеп ябыштыручы, ЧПУ станоклары операторы һәм тракторчы һөнәрен үзләштерә. Моннан тыш, СВОНЫҢ 4 катнашучысы йөк төягеч йөртүче һөнәре һәм «В» һәм «С»категорияләре буенча укуларын тәмамладылар.
Шулай ук тагын 7 ветеранны әзерләү дәвам итә – алар сәнәгать альпинизмына, метрологиягә һәм транспорт белән идарә итүгә өйрәнәчәк. Һәркемне индивидуаль рәвештә озата баралар – һөнәр сайлаудан алып эшкә урнашуга кадәр. Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, инвалидлар өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләргә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын да кертеп, 200 мең сумга кадәр субсидия бирелә. Казанда шундый 5 эш урыны булдырылган инде: «Метроэлектротранс» МУП, «ПАТП-2» МУП һәм «Игелекле Казан»АНО.
Чыганак:веститатарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев