Казанда ниһаять җылынды, һәм урамнарда яңадан электр самокатлары пәйда булды. Сервис сезонны мэрия белән бергә эшләтеп җибәрде.
Беренче самокатларны яңартылган парковкаларга урнаштырдылар. Яз башында компания һава торышын күзәтеп торачак: әгәр кинәт кар яисә каты суыту булса, самокатлар урынында калачак, аларны һава торышы үзгәргәнче алып булмаячак.
Бу сезонда самокатлар санын үзгәртмәгән , сәфәрләрнең чикләре дә шул ук калган. Алты ел эчендә Казанда самокатлардан 1,2 миллионнан артык кеше файдаланган. Бу шәһәр халкының 90 проценттан артыгы дигән сүз.
Сәфәрләрнең 87 проценты эш буенча булган -өйдән эшкә кадәр, тукталышка кадәр яки метрога кадәр. Сәфәр уртача 12 минут дәвам итеп, бу вакыт эчендә 4-5 километр юл үтелгән. Еш кына самокатларны сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, кичке алтыдан сигезгә кадәр алганнар.
Чыганак:кичке казан
Нет комментариев