Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда электр самокатлары сезоны ачылды

Казанда ниһаять җылынды, һәм урамнарда яңадан электр самокатлары пәйда булды. Сервис сезонны мэрия белән бергә эшләтеп җибәрде.

Беренче самокатларны яңартылган парковкаларга урнаштырдылар. Яз башында компания һава торышын күзәтеп торачак: әгәр кинәт кар яисә каты суыту булса, самокатлар урынында калачак,  аларны һава торышы үзгәргәнче  алып булмаячак.

Бу сезонда самокатлар санын үзгәртмәгән , сәфәрләрнең чикләре дә шул ук калган. Алты ел эчендә Казанда  самокатлардан  1,2 миллионнан артык кеше файдаланган. Бу шәһәр халкының 90 проценттан артыгы дигән сүз. 

Сәфәрләрнең 87 проценты эш буенча булган -өйдән эшкә кадәр, тукталышка кадәр яки метрога кадәр. Сәфәр уртача 12 минут дәвам итеп, бу вакыт эчендә 4-5 километр юл үтелгән.  Еш кына самокатларны сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, кичке алтыдан сигезгә кадәр алганнар. 

Чыганак:кичке казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев