Казанда ясалма бозлы зур шугалак ачылачак
В республике

Казанда ясалма бозлы зур шугалак ачылачак

Яңа ел бәйрәмнәренә «Казан» гаилә үзәге янында ясалма шугалак барлыкка киләчәк. Казан туризмын үстерү комитеты башлыгы Александр Шавлиашвили «БИЗНЕС Online» га сөйләгәнчә, мәйданчык һава торышы капризларына бәйле булмаячак һәм берьюлы 350 кешене кабул итә алачак.

Каток 4 000 квадрат метр булачак. Чагыштыру өчен: бу стандарт футбол кырының яртысыннан күбрәге. Шавлиашвили ассызыклаганча, биредә шәһәрнең төп яңа ел локациясен булдырачаклар. Шугалактан тыш, биредә төп шәһәр чыршысы куелачак һәм ярминкә оештырылачак.

Әлеге шугалак шәһәрнең кышкы туристлык стратегиясенең бер өлешенә әвереләчәк. 


Нет комментариев