Казанда кунакханәдә яшәү  фатир арендалаудан шактый кыйммәт
В республике

Казанда кунакханәдә яшәү фатир арендалаудан шактый кыйммәт

2026 елның май бәйрәмнәрендә миллионлы шәһәрләр кунакханәләрендә яшәү туристларга фатир арендалаудан шактый кыйммәткә төшәчәк-аерма 88% ка җитә, дип күренә «Циан»сервисы тикшеренүләреннән.

Мәсәлән, Казанда кунакханәдә ике төн уртача 18,1 мең сумга төшәчәк, шул ук вакытта фатирны арендага алу — 9,6 мең сумга. Бу башка шәһәрләр белән чагыштырганда иң зур аерма. Әйтик, Түбән Новгородта ул 9,4 мең сумга каршы 17,2 мең тәшкил итә, ә Мәскәүдә — 11,1 мең сумга каршы 15,5 мең.

Чыганак:казанкп


Нет комментариев