Татарстан башкаласында юкка чыккан «Кырлай» паркы урынына аттракционлы яңа ял урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта мәктәп укучылары белән ачык очрашуда шәһәр мэры Илсур Метшин сөйләде.
- Бүгенге көнгә карар кабул ителде - Татарстан Рәисе кушуы буенча бер компания Җиңү паркы территориясендә урнашачак аттракционнар паркының проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә, - дип сөйләде Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, гамәлгә ашырыла торган проектны аттракционнар дәрәҗәсе буенча «Кырлай»да элеккегә караганда зуррак һәм масштаблырак итү планлаштырыла.
Чыганак:кичкеказан
Нет комментариев