Казанда «Nebar » төнге клубын япканнар
В республике

Казанда «Nebar » төнге клубын япканнар

Казанда «Nebar» төнге клубын антисанитария өчен 70 тәүлеккә япканнар.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бинада тикшерү уздырганнар һәм савыт-саба юу режимы үтәлмәгәнлеген, дымлы җыештыру сыйфатсыз башкарылганлыгын, ашамлыклар әзерләгәндә вакыты чыккан продуктлар кулланылганын, ә хезмәткәрләргә медицина тикшерүе узмыйча гына эшкә рөхсәт ителгәнен ачыклаганнар.

Хокук бозулар турындагы материалларны судка тапшырганнар. Хокук бозуларны бетерү өчен кафе вакытлыча ябылган.


Нет комментариев