Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла
В республике

Казанда шашка буенча Бөтенроссия турниры уздырыла

Турнирда Казаннан халыкара мастерлар Андрей Гнилицкий һәм Дмитрий Цинман катнаша.

12-17 августта Казанда Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе базасында рус шашкалары буенча «X мәгълүмат технологияләре Кубогы» ачык Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Турнирда Казаннан - халыкара мастер, дөнья Кубогының бронза медале иясе Андрей Гнилицкий һәм халыкара гроссмейстер, 2 тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе, Европа чемпионы Дмитрий Цинман катнаша.Турнирда күренекле катнашучылардан шулай ук Михаил Семенюк (Минск), Михаил Федоров (Түбән Новгород), Наталья Федорова (Түбән Новгород) булачак. 

Ярышларда Мәскәү, Саха-Якутия Республикасы, Красноярск крае, Чуваш Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Иркутск өлкәсе, ХМАО-Югра һәм Татарстан Республикасы әйдәп баручы спортчылары чыгыш ясаячак.

Фото: minsport.tatarstan.ru

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев