Казанда тантаналы рәвештә «Көнчыгыш Кубогы» халыкара турниры ачылды
4-9 июльдә Казанның «Буревестник» стадионында «Көнчыгыш Кубогы» III Халыкара балалар-яшүсмерләр футбол турниры уза. Быел ярышлар географиясе җиде илгә кадәр киңәйгән: кырга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Беларусьтан килгән 10-11 яшьлек футболчылар чыгачак. Катнашучыларның гомуми саны 252 кешегә җитә.
Турнирда беренче тапкыр Төркия һәм Беларусь командалары да катнаша. Яңа катнашучылар арасында шулай ук Уфаның «Динамо-Мәскәү», Чаллының «КАМАЗ», Үзбәкстанның Ashurmatov Junior һәм Liberty медиакомандасы бар.
Ачылыш тантанасы командалар парады белән башланып китте. Катнашучыларны «Рубин» футбол клубы президенты Марат Сафиуллин сәламләде.
«Бу турнир үзеңнең иң сыйфатларыңны һәм көрәш рухын күрсәтү генә түгел, ә яңа танышлар һәм дуслар табу, башка ил мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге белән дә әһәмиятле», - дип искәртте ул.
Сафиуллин шулай ук узган ел ярышларның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узуын әйтте һәм Татарстан җитәкчелегенә проектка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Ачылыш тантанасында «Рубин» футбол клубы вәкилләре һәм чит илләрнең Казанда эшләүче генераль консуллыклары башлыклары да бар иде. Рәсми өлештән соң ук турнирның төркем этабы старт алды. Ярышлар 7×7 форматында уза. Барлык матчларны да «Буревестник» стадионы кабул итә.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев