Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде
В республике

Казанда Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде

Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге подвалында кыска ялганыш килеп чыккан.

Казанда кыска ялганыш аркасында төтен баскан Төбәкара клиник-диагностика (МКДЦ) үзәгеннән эвакуация видеосы барлыкка килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген өйлә вакытында Карбышев урамындагы Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең подвалын төтен баскан иде. Кыска ялганыш аркасында чыккан төтен беренче катка да таралган.

А һәм Б блогыннан барлыгы 314 авыру эвакуацияләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе урынбасары Марсель Исмәгыйлов әйтүенчә, зыян күрүче булмаган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев