Казанга  яңа автобуслар кайтачак
В республике

Казанга яңа автобуслар кайтачак

Декабрьдә Казан 98 яңа автобуска байый. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин «ПАТП-2» муниципаль предприятиесенең 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Бүген "ПАТП-2" 42 шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтә. Көн саен линиядә 400дән артык автобус чыга, алар 300 меңгә якын пассажир йөртә. Бер ел эчендә предприятие 118 миллионга якын кешегә хезмәт күрсәтә. Оешмада 2 меңгә якын хезмәткәр эшли.

 


Нет комментариев