2025-2029 елларга Казан мәдәниятен үстерү программасын финанслауны 7,65 млрд сумга арттырдылар. Хәзер аңа элеккеге 11,68 млрд сум урынына 19,33 млрд сум җибәрергә планлаштыралар.
Чыгымнарның зур өлешен Казан бюджеты үз өстенә алачак. Шәһәрне финанслау күләме 9,68 млрд сумнан 15,74 млрд сумга кадәр артты – 6,06 млрд сумга.
Бюджеттан тыш акчалар күләме шулай ук 2 млрд сумнан 3,44 млрд сумга кадәр арткан. Моннан тыш, программага беренче мәртәбә Татарстан бюджетыннан финанслау кертелде. Республика аңа 144,6 млн сум юнәлдерәчәк.
Мәдәни-ял итү учреждениеләренә һәм концерт оешмаларына чыгымнар сизелерлек артты. Бу максатларга хәзер 6,48 млрд урынына 10,7 млрд сум каралган-финанслау 4,22 млрд сумга арткан.
Сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүгә чыгымнар 3,66 млрд сумнан 6,06 млрд сумга кадәр артты.
Шәһәр китапханәләре дә күбрәк акча алачак. Аларны финанслау 910 млн сумнан 1,39 млрд сумга кадәр арткан.
Казан музейларына чыгымнарны 241,1 млн сумнан 374,7 млн сумга кадәр арттырганнар.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев