Казан федераль университетын капиталь төзекләндерүгә быел федераль бюджеттан 500 млн сумга якын акча җибәреләчәк. Мондый сумма югары уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең яңартылган планында күрсәтелгән.
Документтан күренгәнчә, Казан федераль университетының күчемсез милкен капиталь төзекләндерүгә 464 млн сум акча юнәлдереләчәк. Шул ук вакытта чаралар бара торган конкрет объектлар ачылмый. Гомумән алганда, агымдагы елга югары уку йорты бюджеты 3,1 млрд сумга арткан.
Чыганак:веститатарстан
Нет комментариев