Хәрбиләрнең пенсияләре артачак
Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта хәрби пенсионерларның һәм аларга тиңләштерелгән затларның пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү турындагы законны кабул итте.
Дума сайтында хәбәр ителгәнчә, элегрәк хәрбиләрнең пенсияләре 2022 елның 1 октябреннән 4 процентка артачак диелгән иде. Ул фактик инфляциядән ике тапкырга түбәнрәк иде.
Чыганак: https://vatantat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев