Киләсе атнада июль челләсе булырга мөмкин
Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
«Беренчел исәпләүләргә караганда, 25-28 май аралыгында, атнаның икенче яртысында төнге температураларның 10-15, көндез 23-28 градус булу ихтималы югары (80 процент)», – диде ул.
Баштарак, Россиянең үзәгендә температура июль ае климатик нормасына кадәр 18 майда күтәрелгән иде.
Киләсе атна ахырында аяз, алмашынучан-болытлы һава торышы була, урыны белән яңгыр явачак, дип аңлатты синоптик.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-atnada-rossiyada-iyul-cellase-bulyrga-momkin-5871277
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев