Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көчле яңгырлар, яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә

Республика территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде.

Татарстан Гидрометүзәге фаразлавынча, 23 апрельдә 15 сәгатьтән 24 апрельдә 2 сәгатькә кадәр яшен, секундына 24 метр тизлектә исүче җил көтелә, яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Казанда давыл турында кисәтү бүген 17дән 21 сәгатькә кадәр гамәлдә. Шул ук вакытта республиканың күпчелек территориясендә температура 23-28 градуска җитәчәк.

Чәршәмбе, 24 апрельдә, актив атмосфера фронтының йогынтысы сакланачак. Төнлә Татарстанның күпчелек территориясендә, ә көндез көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы фаразлана. 

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-storm-kisatue-igielan-itelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев