Коронавирус хәзер башка ОРВИлардан аерылмый диярлек
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни тикшеренү-институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.
Әмма әлеге инфекциянең төп куркынычы һәм мәкерлелеге саклана, ул төрле өзлегүләргә китерергә һәм организмда моңа кадәр йокымсырап яткан авыруларны (аутоиммун, тире, үпкә, терәк-хәрәкәт аппараты чирләре, төрле тромбоэмболик өзлегүләр) «уятырга» мөмкин, дип искәртте Пшеничная.
Коронавирус кичергәннән соң тернәкләнү сыйфатында эксперт саф һавада йөрергә, сулыш гимнастикасы ясарга, түтәлдән яңа гына өзелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә ул.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев