Коронавирустан һәм грипптан вакцинаны бер үк көнне кадатырга ярыймы?
511
0
«Татар информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада коронавирустан авыручылар санының кими баруы әйтелде.
Шул ук вакытта коронавируска һәм гриппка каршы вакцина ясатуның мөһимлеге искәртелде.
- Covid-19га һәм гриппка каршы вакцинаны бер үк көнне ясатырга ярый. Вакциналар бер-берсенә каршылык тудырмый. Шулай ук, коронавирус яки грипп вакцинасын 1 ай вакыт узганнан соң да ясатырга була. Татарстанда вакцина бар, 1 миллионнан артык дозада вакцина булдырылды, - дип җавап кайтарды Любовь Авдонина.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада шушы арада 587 кеше коронавирус авыруыннан дәваланып чыккан.
- Республика буенча коронавирустан авыручыларга билгеләнгән “кызыл зона”ларда койкалар 11 процентка буш. Өлешчә мобилизация буенча алынган ир-егетләргә җыелу пунктларында график нигезендә коронавируска каршы вакциналар ясала, проблема юк, - диде Владимир Жаворонков.
- Коронавирустан авыручыларны дәвалау аерым тәртиптә үткәреләме. Кешеләрдән үзләренә дарулар сатып алу мәҗбүр ителмиме? - дип, чираттагы соравымны юлладым.
- Коронавирустан авыручыларны дәвалау, фәкать, “кызыл зона”ларда гына үткәрелә. Бер кешедән дә дарулар сатып алу таләп ителми. Медицина учреждениеләре дарулар белән тәэмин ителгән, - дип тынычландырды Владимир Жаворонков.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/koronavirustan-m-gripptan-vaktsinany-ber-k-knne-kadatyrga-yaryymy
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев