Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Корылык аркасында Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертте.

Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», - диелә документта.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/korylyk-arkasynda-tatarstanda-gadttn-tysh-khl-rezhimy-kertelde

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7