Күлдә хатын-кыз батып үлгән
В республике

Күлдә хатын-кыз батып үлгән

Биектау районының Шәпше авылы янындагы Ключи күлендә 2002 елгы хатын-кыз батып үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Җәйге сезон башлану белән мондый фаҗигаләр саны, гадәттәгечә, арта. Коткаручылар искәртә: махсус җиһазландырылган, дежур хезмәткәрләр эшләгән пляжларда гына коену куркынычсызрак. «Коенырга ярамый» дигән билгеләр юкка гына куелмый – алар су аеруча хәвефле булган урыннарны күрсәтә. Балаларны су буенда хәтта кыска вакытка да караучысыз калдырырга ярамый.

Чыганак: татарстан яңалыклары

 


Нет комментариев