Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Май бәйрәмнәрендә яңа штрафлар гамәлгә керә: алар нинди күләмдә һәм кемнәргә яный?

Штрафка эләкмәс өчен ял чорында нинди яңалыкларны исәпкә алырга?

Тиешсез урында учак ягып, ризык әзерләүчеләргә зур штрафлар яный. Шулай ук бакча кишәрлегендә ял итүчеләргә дә кагыла бу. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга 5 000нән 15 000 сумга кадәр штраф яный. Ә инде янгынга каршы махсус режим чорында бакча кишәрлегендә учак ягучыларга 10 000нән 20 000 сумга кадәр, таләпләрне кабат бозучыларга –12 000нән 20 000 сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Юрист Владимир Кузнецов “Life” хәбәрчесенә искәртеп үткәнчә, янгын куркынычсызлыгының яңа кагыйдәләре буенча мангалны корылмадан кимендә биш метр ераклыкта урнаштырырга кирәк. Ә инде учак яккан очракта, корылмага кадәр ераклык 15 метр тәшкил итәргә тиеш.

Шәһәр читендә, урман-парк, торак пунктлар, скверларда, сулыклар янында, мангал өчен махсус мәйданчык булдырылмаган очракта, шашлык кыздырырга ярамый. Юкса 15000нән 30000 сумга кадәр штраф яный.
Шәһәр читендәге бакчада нәрсәләр эшләргә ярамый?

Кузнецов әйтүенчә, бакча чүп-чар өеменә яки чүп үлән “оясына” әйләндерелгән очракта, 20 000нән 50 000 сумга кадәр штраф каралган.

Бакча кишәрлегендә машина юган һәм төзекләндергән өчен штраф күләме 3000–5000 сум тәшкил итәчәк. Туфракны пычрату ачыкланса, штраф 10 000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кишәрлектә бәдрәфнең дә нормативларга туры китереп урнаштырылган булуы шарт. Санитария нормалары буенча, бәдрәф белән корылма арасындагы ераклык кимендә 12 метр, коега кадәр – кимендә 8 метр тәшкил итәргә тиеш. Юкса 3000–5000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/111066/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев