Россия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукларын киңәйтү турындагы законга имза куйды.
Әлегә законда гаиләдә 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән очракта иминият һәм туендыручыны югалту буенча пенсия түләү каралган. Кертелгән төзәтмәләр нигезендә пенсия ала торган баланың яшен 23 яшькә кадәр арттырачаклар.
Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Чыганак: https://shahrikazan
Нет комментариев